news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дини эшчәнлектә тырышлык күрсәткәннәргә Саматов исемендәге "Рухи мирас" премиясе тапшырыла

Россия ислам институтында 16 ноябрьдә узачак чарага Россия төбәкләренең дини лидерлары киләчәк.

(Казан, “Татар-информ”, 15 ноябрь, Мөршидә Кыямова).Иртәгә, 16 ноябрьдә, Казанда VIII Саматов укулары ачыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр ел саен уза торган укулар быелның 16 ноябрендә Россия ислам институтында 9.00 сәгатьтә башлана. Конференция Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла, ди проект авторлары.

Чарада Россиянең күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре катнашачак. Саматов укуларына Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Президент аппараты, Дәүләт Советы вәкилләре, шулай ук Россиянең татарлар, мөселманнар яшәгән башка төбәкләреннән дин әһелләре, мөфтиләр чакырылган. Укуларда Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин, Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие, остазның улы Таһир хәзрәт Саматов катнашачак.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессы, Милли шура, Татарстан Язучылар берлегеннән җитәкчелек Габделхак хәзрәт Саматовның мирасын өйрәнү һәм файдалану турында сөйләячәк, хатирәләре белән уртаклашачак. VIII Саматов укуларында Татарстан дини уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр, уку йортларының җитәкчеләре чыгыш ясаячак.

Чара кысаларында шулай ук күркәм дини–милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырылачак.

Белешмә өчен: Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) – XX гасыр ахыры — XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул – татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100