Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дини белем бирүче уку йортлары мөгаллимнәре һәм гакыйдә фәнен өйрәнүчеләр өчен курслар оештырыла
Алар анда квалификацияләрен күтәрә алачак
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 17-21 ноябрь көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты “Әл-Бәберти шәрехендә “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе” дисциплинасын укыту методикасы» дип исемләнгән квалификация күтәрү курслары оештыра. Әлеге курслар дини белем бирүче уку йортлары мөгаллимнәре һәм гакыйдә фәнен өйрәнүчеләр өчен файдалы булыр дип күзаллана.
Чара кысаларында дәрес планлаштыру, укыту өчен уңай методика сайлау кебек мөһим темалар каралачак. Тулырак мәгълүматны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллиннан алырга мөмкин, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Белешмәләр өчен телефон: 89377774084, электрон адрес: karibn@mail.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз