Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дингә ышанмаучы аның нинди зур чыганак икәнен аңламый — педагог-психолог Ольга Павлова
"Психологның дини кеше булуы күпләр өчен ачыш", - ди Ольга Павлова.
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Ислам динен тотмаучылар, гомумән, дингә ышанмаучылар аның ни дәрәҗәдә зур чыганак икәнен аңламый. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент, Мәскәү дәүләт педагогия-психология университетында белем бирүче Ольга Павлова шундый фикердә. Бу хакта ул “Ислам дине кысаларында психология” темасына багышланган "түгәрәк өстәл" барышында җиткерде.
“Әгәр дә безгә дингә ышанмый торган кеше килә икән, ул диннең психологик яктан тотрыклы булуында ышанганлык хисенең төп чыганак икәнлеген аңламаска да мөмкин. Психологның үзенең дини кеше икәнен күрсәтүе кайберәүләр өчен хәтта ачыш та була. Кайчагында сүз ислам дине хакында гына түгел, ә гомумән, дингә ышану турында бара. Клиентлар килеп, без диннең ни кадәрле зур чыганак булуын күз алдына да китермәдек, диючеләр дә булды”, - ди Ольга Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз