news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диндә дә дөньядагы кебек тигезлек булырга тиеш – Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

Мөселман дискуссия клубында Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән “Дөрес юл” темасына фикер алышу булды.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, Казанның Галиев мәчетендә Мөселман дискуссия клубы чираттагы утырышын уздырды. Кунак буларак Вахитов һәм Идел буе районнарының мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин чакырулы иде. “Татар-информ” хәбәрчесе дә бу фикер алышуда катнашты.

Дискуссия клубының беренче һәм төп максаты – мөселман дөньясында туган мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм аларның чишү юлларын табу.

Бу очрашуда дискуссия клубы вәкилләре дә үзләренә максатларны җиңелләрдән куймады – Изге юл буларак Ислам? Ничек без аны аңлыйбыз? Үзеңне ничек начар гамәлләрдән сакларга? – дигән сорауларга җавап эзләнелде.

Сүз уңаеннан, очрашу “Экстремизмга – юк!” айлыгына туры килде, шуңа дискуссия вәкилләре бу теманы да читләтеп үтә алмады.

Мөселман тормышында мәчет нинди роль уйный? Ул гыйбадәт йорты гына булырга тиешме, яки мәктәп, белем алу урыны да? Йосыф хәзрәт бу сорауга:

“Мәчеттән кайтканда, кеше үзенә яңалык алсын иде. Ул күпме тапкыр шул вәгазьне ишетсә дә, белемнәрен яңарта ала. Мәчетләргә мәхәббәт булырга тиеш. Моңа халыкны өйрәтергә кирәк. Мәчетләрдә кызык һәм кирәкле дәресләр, вәгазьләр күбрәк булган очракта халык та булыр иде. Бәлки, мәчетләр бүгенге көндә халык теләгәнне биреп бетерә алмыйдыр. Мәчет ул Аллаһның йорты”, - дип сөйләде Йосыф хәзрәт Дәүдәтшин.

Исламда “Алтын урталык” дигән төшенчә бар. Кемдер Аллаһка артык табына,ә кемдер табынып җитми. Дискуссия клубы вәкилләре диндә дә дөньядагы кебек үк тигезлек булырга тиеш дигән фикергә килде.

Мөселман дискуссия клубының чираттагы утырышы ике атнадан соң Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100