news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динара Зиннәтова:Яңа буын татар мәдәниятен, үткәнен, бүгенгесен якыннанрак өйрәнергә тели

Быел апрельдә IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була. Әлеге форумга әзерлек уңаеннан медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәл узды. Анда катнашкан «Че гуглит татар кызы» блогы авторы, «Идель» журналының шеф-мөхәррире, пиар өлкәсендә белгеч Динара Зиннәтова хәзерге көндә татар телен саклау мәсьәләсе үткенрәк торуы турында белдерә.

Динара Зиннәтова:Яңа буын татар мәдәниятен, үткәнен, бүгенгесен якыннанрак өйрәнергә тели
Фото: Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте

– Яңа буын бүтән төрле, Татарстанда яшәүчеләр булсынмы, чит илдәгеләрме – максатлары бер: алар татар мәдәниятен, үткәнен, бүгенгесен якыннанрак өйрәнергә тели.

Мәсәлән, «Че гуглит татар кызы» проектында мәзәкләр, мемнар элек татарчалы-русчалы иде, ул контент шул заман ихтыяҗларына туры килә иде. Ә хәзер исә татар телен саклау мәсьәләсе үткенрәк тора. Рус сүзләрен күп кыстыруга аудитория каршы, алар татар телендә сыйфатлы контент таләп итә. Шуңа күрә хәзер «Че гуглит татар кызы»ндагы мемнар да татарчалаштырылды, – ди ул.

Медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Айзилә Абдрахманова язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot