news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динара Зиннәтова: Татарларның аерым бәхет формуласы бар

«Бәхет. Счастье по-татарски» китабы авторы бәхетле булу атрибутлары фэн-шуй һәм хюггеларда түгел, татар халкының үзендә дип саный.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Бәхет. Счастье по-татарски» китабы авторы, «Че гуглит татар кызы» төркемен булдыручы Динара Зиннәтова татар халкының үзенә генә хас бәхет формуласы бар дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Мин язган китапта нәкъ менә татар бәхетенә ирешү юллары тасвирлана. Мин аны өлешләп бирдем. Аларның барысын да үтәп, үз тормышыңа кертсәң, син бәхетлерәк була алачаксың дигән фикерне үткәрдем. Төп идея: бәхет атрибутларын чит илләрдән, хюггелардан эзләгәнче, үзебезнекенә игътибар итсәк иде, үзебезнекен эзләсәк иде», — диде ул.

Динара Зиннәтова китапны язуда «Че гуглит татар кызы» төркеме дә йогынты ясаганын әйтте. «Күзәткәннән чыгып әйтсәк, иң күп лайклар җыйган постлар билгеле бер татар яшәешенең атрибутларына бәйле. Әйтик, мунчадан чыккач, компот эчү яисә бал белән мәтрүшкәле чәй эчү һ.б. Димәк, алар барлык татар кешеләре өчен дә якын. Шәһәрдә яшәгән кеше булса да, ул аны тоя, мине бәхетле итә торган әйбер дип уйлый», — ди ул.

«Татарларда яхшылык белән җавап бирү, изге теләкләр теләү бар. Китапның барлык иллюстрацияләре шәхси архивымнан алынды. Һәр татар кешесенең бәхетне авыл белән ассоциацияләү бәйле. Бу китап татар мохитеннән бераз ераклашкан, әмма үзләрен татар кешесе итеп тоярга теләгән кешеләргә багышланган», — дип сөйләде автор «Татарча хюгге. Татар бәхетенә багышланган беренче китап» лекциясендә.

Динара Зиннәтова китапның ахырында биремнәр барлыгын искәртте. «Аларны үтәп, татар дөньясына якыная һәм тормышыңда куллана аласың. Әлеге китап — бәхетле булырга адым ясау. Максатым — татар кешесенең бәхетле булу темасын, милли теманы популярлаштыру һәм кешене татар дөньясына кайтару. Алга таба мин аны татар теленә тәрҗемә итеп, бастырып чыгарырга ниятлим», — ди ул.

Татар дизайнерлары милли бизәкле киемнәр, букчалар, бизәнү әйберләре, блокнотлар, агачтан ясалган табак савытлар, китаплар, өстәл уеннары, уенчыклар һ.б. кызыклы әйберләр тәкъдим итә. Чишмә суында пешкән татар чәен эчү мөмкинлеге дә бар. Туклану зонасында кунакларга казылык, токмач, пәхләвә, бал, үләннәр, чәйләр тәкъдим итәләр.

Маркеттан кала кунаклар өчен лекторий, фотозона, фудкорд, экскурсияләр оештырыла. Балалар өчен аерым уен мәйданчыгы каралган, анда нәниләр өчен төрле мастер-класслар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100