news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Динара Сафина рейтингтагы беренче урын белән хушлашты
Милләттәшебез дөньяның иң көчле теннисчы хатын-кызлары рейтингын ярты елга якын җитәкләде
Скопировать ссылку
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). 20 апрельдән бирле дөньяның иң көчле теннисчы хатын-кызлары рейтингын җитәкләгән Динара Сафина беренче ракетка титулы белән хушлашты. Бу аның Пекинда узучы турнирның икенче әйләнешендә 226 нчы урында баручы Кытай теннисчысы Чжан Шуайга җиңелгәннән соң мәгълүм булды. Өстәвенә, рейтингта Динара артыннан килүче Америка спортчысы Сирена Уильямс турнирда үзенең чираттагы көндәшен җиңүгә иреште.
Динара рейтингның югары баскычына очколар буенча нәкъ менә Сирена Уильямсны узып күтәрелгән иде. Быел ул 3 турнирда - майда Римда һәм Мадридта, июльдә Словениянең Порторож каласында узган турнирларда җиңү яулады. Шулай ук “Зур шлем” сериясеннән булган “Ролан Гаррос” һәм Australian Open ярышларының финалында көрәште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2