news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динара Әхмәт «Балалар һәм иҗат» бәйрәме турында: Балалар сәләтләрен күрсәтә алды

Динара Әхмәт «Балалар һәм иҗат» бәйрәме турында: Балалар сәләтләрен күрсәтә алды
Фото: Рәфис Нуруллин

Татарстан Язучылар берлеге бакчасында «Балалар һәм иҗат» бәйрәме узды. Аны, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, ТР Язучылар берлеге «Сөембикә» журналы редакциясе каршында эшләп килгән «Әниләр клубы» проекты белән бергә оештырды.

«Әниләр клубы» проекты эшли башлаганга июнь аенда ике ел була. Бүгенге чараны әниләргә түгел, ә балаларга багышладык. Балаларыбыз да үзара туган телдә аралашсын, чын язучы-шагыйрьләрне, журналистларны күрсен дип уйладык. Шул ук вакытта әдипләребез дә балалар сөйләвендә шигырьләрен ишетсен дип, нәни дусларга үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеген тудырдык», – дип фикерләрен җиткерде «Татар-информ»га «Әниләр клубы» проекты авторы, журналист Динара Әхмәт.

Аның әйтүенчә, хәзер балалар өчен нинди генә чаралар узмый. «Аларның игътибарын тотып тору, нәрсә беләндер кызыксындыру авыр. Ләкин без куелган максатка ирештек. Балалар ике сәгать кенә булса да телефонсыз күңел ачты. Матур татар сөйләмен үз яшьтәшләре авызыннан ишетте. Балаларның җәйге ялы күп төрле бәйрәм чаралары белән башланып китте. Гомумән, җәй айлары берсеннән-берсе күңелле вакыйгаларга бай. Бу матур чара да балалар күңелендә озак сакланыр», – диде Динара Әхмәт.

«Балалар тавышы берлегебездә һәрвакыт яңгырап торсын иде. Бүгенге чара дәвамлы проектларыбызның башлангычы булыр дип ышанабыз. Киләчәктә шушы балалар арасыннан да язучылар, шагыйрьләр үсеп чыксын иде дип телибез», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат буенча урынбасары Дания Нәгыйм.

Балалар Казан үзәген яңгыратып, матур шигырьләр сөйләде, җырлады, күңел ачты. Шулай ук бәйрәмне балалар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм Саҗидә Сөләйманова премияләре лауреаты Йолдыз Шәрәпова, шагыйрә, Муса Җәлил премиясе лауреаты Дания Нәгыйм балалар өчен язган шигырьләрен укыды. «Салават күпере» баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова да үзе иҗат иткән әкиятне укып сөендерде.

Динара Әхмәт чара уздыру мөмкинлеге биргән, балалар өчен «Язучы» нәшриятында чыккан китаплар, тәмле күчтәнәчләр бүләк иткән Язучылар берлегенә, шулай ук бәйрәмне тагын да ямьләндереп, балаларга бүләкләр әзерләгән, аквагрим ясаган, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әниләр дә буш кул белән кайтып китмәде – аларга «Сөембикә» журналы таратылды.

Дөрестән дә, оештыручыларның куйган максатка ирешкәнен балаларның гына түгел, ә әниләрнең дә таралышырга ашыкмавы тагын бер кат дәлилләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot