news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динара Әхмәт: «Әниләр марафоны» хэштегы белән 30 меңгә якын пост урнаштырылган

Динара Әхмәт: «Әниләр марафоны» хэштегы белән 30 меңгә якын пост урнаштырылган
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Социаль челтәрләрдә «Әниләр марафоны» хэштегы белән 30 меңгә якын пост урнаштырылган. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә проект авторы, журналист Динара Әхмәт әйтте.

«Бүгенге көндә социаль челтәрләрдә «Әниләр марафоны» хэштегы белән 30 меңгә якын пост урнаштырылган. Алар барысы да – шулхәтле саллы, кирәкле, әниләр өчен файдалы булган материаллар. Насыйп булса, киләчәктә аларны басма, китаплар рәвешендә дә күрергә иде. Андый хыяллар белән дә яшибез», – дип уртаклашты ул.

«Әниләр марафоны»ның максатлары – татар телендә аралашу, татарча файдалы материаллар булдыру һәм үзара тәҗрибә белән уртаклашу. «Төп максат – туган телебездә аралашу мөхите булдыру иде. Беренче тапкыр әни булгач, бала тәрбияләү серләрен өйрәнә башлыйсың, форумнарда утырасың. Ләкин аларның барысы да рус телендә, ә миңа татарча мәгълүмат җитми иде. Шуннан соң татар телле табибларны табып, алар белән аралашып, башка әниләргә кызыклы биремнәр биреп, үзара тәҗрибә уртаклашуны башлап җибәрдек. Марафонның төп максаты нәкъ менә шушы иде», – дип сөйләде ул.

Динара Әхмәт марафонны декрет ялында, дуслары, танышлары өчен генә дип башлаган булса да, ул Россия күләмендә популярлашып китә. «Марафон рәсми рәвештә 6 нчы тапкыр үткәрелә. Ләкин аның гомуми саны – 8. Икесе күңел өчен генә, дусларым, танышларым өчен генә булган иде. Беренче тапкыр әни булган вакытыма туры килде. Үземә дә аралашу, язу, социаль челтәрләрне үстерү кирәк иде. Марафон бүгенге көндә зур масштаблар алды. Татарстан буенча гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнашучылар бик күп», – дип сөйләде проект авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot