news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динар Садыйков: Дуңгыз ДНКсы продуктны хәрам итә дигән бер генә фәтва да юк

„Хәләл“ Аудит Һәм контроль буенча үзәге” ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе фикеренчә, Краснодарда колбасада дуңгыз ДНКсы табылу – намуссыз көндәшләрнең эше.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Дуңгыз ДНКсы продуктны хәрам итә дигән бер генә фәтва да юк. Бу хакта “Татар-информ”га «Царицыно» ААҖ продукциясенә сертификат биргән „Хәләл“ Аудит Һәм контроль буенча үзәге” ҖЧҖ компаниясе җитәкчесе Динар Садыйков хәбәр итте.

Алдан «Татар-информ» «Царицыно» ААҖ җитештергән «Говяжья особая» колбасасында дуңгыз ДНКсы булуын “Краснодар өлкәара ветеринария лабораториясе” ФДУ ачыклавын хәбәр иткән иде. Заказчы мәгълүматлары буенча колбаса “Магнит” кибетеннән сатып алынган.

“Дуңгыз ите булу яки булмау турында карар кабул ителгәндә сан карыйлар. Ә ДНК ысулы реакциягә генә, аны азык индустриясендә кулланмыйлар. Аерым алганда, хәләл юнәлешендә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Садыйков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә.

“Хәләл критериясенә игътибарлы һәр кулланучы “дуңгыз ите” сүзенә кискен карарга мөмкин", - диде компания җитәкчесе. - Бу анализ ялган реакция - уңай нәтиҗә хаталы булырга мөмкин. Шуңа күрә ДНК-тест хәләл булуын билгеләү критериясе түгел. Әгәр кемнеңдер андый карары бар икән, мин аның белән танышырга шат булыр идем”, - диде Динар Садыйков.

Краснодардагы очрак – намуссыз көндәшләрнең эше һәм тавыш-гауга чыгарырга омтылыш.

“Әлбәттә, җитештерүче процессның технологик ягын аңлатырга тиеш. Шул вакытта гади кулланучыга анализның четерекле ягы аңлаешлы булачак”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100