news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Динамо-ТТГ-2” командасы “Б” югары лигасына чыгу өчен көрәшә
Иртәгә ТР Эчке эшләр минисрлыгының Казан янындагы укыту үзәгендә беренче лига командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионаты финал этабының беренче туры старт ала
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Эчке эшләр минисрлыгының Казан янындагы укыту үзәгендә беренче лига командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионаты финал этабының беренче туры старт ала. “Б” югары лигасына юлламага дәгъва итүчеләр арасында “Динамо-Таттрансгаз-2” командасы да бар.
Быелгы сезонда “Динамо-ТТГ-2” волейболчылары үз зонасында барлык 30 матчта да җиңүгә иреште, көндәшләрнең берсе дә казанлылардан хәтта ике партиядә дә өстен чыга алмады. Мондый күрсәткечләр белән бары тик 2нче зонада җиңүче дип табылган “Грозный” командасы гына мактана ала, әмма ул да бер тапкыр оттырды.
Шулай да финал этабында командалар тарафыннан элеккеге этапларда тупланган очколар саналмый. “Б” югары лигасына чыгу өчен көрәш финиш сызыгына якыная. Юлламаны алты команда – өч зонадан иң яхшы икешәр клуб дәгъвалый. “Динамо-ТТГ-2” волейболчыларыннан тыш, өченче зонаны Алабуганың “Университет” команадсы да тәкъдим итәчәк.
Финал этабы 3 турда узачак – аларның һәркайсының хуҗалары үз зоналарында җиңү яулаган командалар булачак. Беренче тур 4-9 март көннәрендә Казанда үтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot