Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Динамо» Татарстанда спорт җәмгыяте турында иң яхшы мәкалә язган журналистларны бүләкләде
Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында Татарстан Республикасында «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте эшчәнлеге турында иң яхшы басмалар өчен журналистларны бүләкләделәр.
Журналист мәкаләләре дә, телесюжетлар да билгеләп үтелде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Аларны Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин һәм «Татмедиа» Республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова тапшырды.
«Киләсе елда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасына 100 ел тула. Бу бик зур срок. Чаралар уздыру буенча безнең киләчәккә планнарыбыз күп. Бүген мин һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше һәм патриотлык темасына эшләүче барлык актив журналистларга рәхмәт әйтәм. Без дә бу мәсьәләләр белән шөгыльләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте журналистларга Гайсин.
Ул Татарстанда спорт җәмгыяте барлыкка килү тарихы, шулай ук аның дөньякүләм танылуы турында сөйләде. Гайсин Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе - «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровның берләшмә эшендә катнашуын һәм аның үсешенә керткән өлешен аерым ассызыклады.
Журналистларга бүләккә төрле көнкүреш техникасы – кофе пешергечләр, микродулкынлы мич һәм башка техника бирделәр. Дүрт номинация буенча барлыгы 13 җиңүче сайлап алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз