Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Динамо-Татарстан» 15 нче тапкыр эчке эшләр министры кубогын яулады
Хокук саклау органнары ветераннары арасында милиция генерал-лейтенанты Салих Япеев истәлегенә багышланган эчке эшләр министры кубогына волейбол буенча XXI Бөтенроссия турнирының җиңүчесе билгеле булды.
Бронза медаль өчен уенда Самара динамочылары Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең «Динамо-32» спортчыларын 2:1 исәбе белән җиңде.
Финалда исә Татарстан белән Свердловск өлкәсе динамочылары көч сынашты. Киеренке уенда Татарстан динамочылары 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште.
Шулай итеп, «Динамо-Татарстан» командасы 15 нче тапкыр министр кубогын яулады.
Волейбол турнирын уздыру тарихында Самара өлкәсе динамочылары – ике тапкыр, Оренбург өлкәсе, ФСБ («Отдушина»), «Динамо» (Чаллы) һәм Пермь крае динамосы – берәр тапкыр җиңгән.
Кичен «Казан» халыкара ат спорты комплексында турнирның җиңүчеләрен, призерлар һәм катнашучыларны, шулай ук аерым номинацияләрдә иң яхшы волейболчыларны бүләкләү тантанасы узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз