news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары ярымфинал сериясен җиңелүдән башлады

25 мартта чит мәйданда узачак матчта Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләренә җиңү генә кирәк.

"Динамо-Казан" волейболчылары ярымфинал сериясен җиңелүдән башлады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионатының ярымфиналында үз мәйданында "Уралочка-НТМК" кызлары белән очрашты. Уен кунаклар файдасына төгәлләнде – 3:2.

Ярымфинал сериясе кайсы да булса команданың ике матчта җиңүенә кадәр дәвам итә. Шуңа да аерым уенның ничә партиягә сузылуы мөһим түгел. Данлыклы тренер Николай Карполь җитәкләгән "Уралочка-НТМК" командасы кызлары шуны аңлап, Казандагы уенда азакка кадәр көрәш алып барды һәм җиңүгә дә иреште. Ә бит беренче ике партияне җиңү белән төгәлләгәч "Динамо-Казан" командасына матчта җиңү яулау өчен бер генә адым ясыйсы калган иде.

Бу урында шунысын да әйтергә кирәк: узган елгы сезонда "Дүртлек финалы"нда "Динамо-Казан" нәкъ менә "Уралочка-НТМК" кызларына оттырып, финалга уза алмаган, ахыр чиктә соңгы 5 елда беренче тапкыр медальсез калган иде. Инде шул җиңелү өчен үч кайтарырга теләсә, "Динамо-Казан" командасына 25 мартта Түбән Тагилда узачак икенче матчта җиңү генә кирәк.

Кичәге матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып кунаклардан – Ксения Парубец (38 очко), ә "Динамо-Казан"нан Ирина Воронкова (24 очко) танылды.
 
Волейбол. Россия чемпионаты. Ярымфинал. Беренче матч.
"Динамо-Казан" (Казан) – "Уралочка-НТМК" (Свердловск өлкәсе) – 2:3 (25:19, 25:22, 18:25, 20:25, 12:15).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100