news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Төркиядә "Галатасарай" командасына оттырды

Европа волейбол конфедерацияләре кубогының финалына чыгу өчен, Казан командасына үз мәйданындагы җавап матчында җиңәргә кирәк.

"Динамо-Казан" волейболчылары Төркиядә "Галатасарай" командасына оттырды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Динамо-Казан"  хатын-кызлар волейбол командасы Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларының ярымфиналында Истанбулда "Галатасарай" клубына оттырды – 0:3.

Төркиядәге уенга Казан командасы өч көн элек ил чемпионаты кысаларында Түбән Тагилда "Уралочка-НТМК" командасына каршы уздырган авыр матчтан соң китте. Көндәш җитди иде: хәтерләсәгез, "Галатасарай" узган елгы сезонда әлеге турнирның финалына кадәр барып җитеп, Краснодарның "Динамо" командасына гына оттырды. Хәер, 36 команда катнашкан турнирның ярымфиналына кадәр көчсез командалар барып та җитә алмас иде шул инде.

"Динамо-Казан" кичәге матчның беренче ике партиясендә генә җитди каршылык күрсәтә алды. Хәтта икенче партиядә җиңүгә якынрак та торган иде. Әмма мәйдан хуҗаларына бу көнне диварларлар да булышты кебек.

2 апрельдә көндәшләр Казанда очраша. Турнирның финалына чыгу өчен "Динамо-Казан" командасына җиңү генә кирәк. Анысы да 3:0 яисә 3:1 исәбе белән әле. Ул очракта да "алтын партия" билгеләнәчәк. Кыскасы, Казан командасын авыр юл көтә. 
 
Волейбол. ЕКВ кубогы. 1/2 финал матчы. Беренче уен.
"Галатасарай" (Истанбул, Төркия) – "Динамо-Казан" (Казан, Россия) – 3:0 (25:23, 27:25, 25:16).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100