news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Сербия клубыннан өстен чыкты

Европа волейбол конфедерациясе кубогы ярышларының ярымфиналына узу өчен Казан кызларына читтәге уенда да сынатмаска кирәк.

"Динамо-Казан" волейболчылары Сербия клубыннан өстен чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 8 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы Европа волейбол конфедерациясе (ЕКВ) кубогы ярышларының 1/4 финал раунды беренче матчында Сербиянең "Визура" клубыннан өстен чыкты – 3:0.

Белград командасы чагыштырмача яшь волейболчылардан тупланса да, аларның инде өч сезон Чемпионнар лигасында чыгыш ясау тәҗрибәсе бар. Дөрес, Казанның "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә узган матчта алар "Динамо-Казанга бер партиядә генә җитди каршылык күрсәтә алды. Шулай да үзләрендәге җавап очрашуында көчле каршылык тудыра алачакларына ышаналар.

"Динамо-Казан" – бик яхшы команда. Алар югары дәрәҗәдә уен күрсәтте. Безне җылы каршы алган тамашачыларга да рәхмәт. Уен аларга да ошагандыр. Кызганыч, уенда ялгышларыбыз күп булды, халыкара уен тәҗрибәсе дә җитми. Шулай да "Динамо-Казан" командасына каршы уйнарга, җиңәргә дә була. Икенче партиядә, мәсәлән, без үз дәрәҗәбездәге уен күрсәтә алдык. Бераз гына тәҗрибә җитмәде. Белградта барлык көчне эшкә җигеп, җиңәргә тиешбез", – диде "Визура"ның баш тренеры Йовица Цветкович.

"Визура"ның чын көчен икенче партиядә күрдек. Яхшы команда. Аларның залында безне бөтенләй башка уен көтә. Алар җиңүгә өметләнә", – диде "Динамо-Казан" командасы өлкән тренеры Александр Перепёлкин.
 
Җавап матчы 15 мартта Белградта уза.
 
Волейбол, ЕКВ. кубогы. 1/4финал раунды. Беренче матч. "Динамо-Казан" (Казан, Россия) – "Визура" (Белград, Сербия) – 3:0 (25:8, 25:23, 25:12).
 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100