news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Россия Суперкубогын яулый алмады

Тарихтагы беренче Суперкубок Мәскәүдә калды.

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Мәскәүдә җирле “Динамо” командасына оттырып, тарихта әле беренче тапкыр уйнатыла торган Россия Суперкубогыннан мәхрүм калды.

Хатын-кызлар волейбол командалары арасында моңа кадәр Суперкубок өчен уеннар булганы юк иде әле. Беренче Суперкубок иясен ил чемпионаты кысаларындагы матчта ачыкларга булдылар. Нәтиҗәдә, беренче тапкыр Суперкубок өчен узган елгы чемпион – Мәскәү “Динамо”сы белән, Россия кубогының гамәлдәге ияләре – “Динамо-Казан” кызлары очрашты.

Россия чемпионатының икенче туры кысаларында Мәскәүдә узган матч мәйдан хуҗалары файдасына 3-1 (22:25, 25:21, 25:17, 25:23) исәбенә төгәлләнде.

Сүз уңаеннан, беренче Суперкубокны 2016 елда 74 яшендә вафат булган легендар волейболчы, ике тапкыр Олимпия чемпионы Галина Леонтьева (Ельницкая) истәлегенә багышладылар.

Волейбол. Россия чемпионаты. 2 нче тур. Суперкубок. "Динамо" (Мәскәү) – "Динамо-Казан" (Казан) - 3:1 (22:25, 25:21, 25:17, 25:23).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100