news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Россия кубогының "Дүртлек финалы"на чыкты

Б төркемендә «Динамо-Метар» командасына каршы уен 3:0 исәбе белән тәмамланды.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы Россия кубогының «Дүртлек финалы»на чыкты. Казан командасы соңгы төркем матчында Чиләбенең «Динамо-Метар» командасын 3:0 исәбе белән җиңде.

Беренче партия хуҗаларның актив һөҗүменнән башланды – нәтиҗәдә уен башында исәп 4:1 иде. Әмма аннары команда өстенлекләрне ычкындырды. Нәтиҗәдә, казанлылар бу партияне 25:23 исәбенә төгәлли алды.

«Динамо-Казан» икенче партияне хаталардан башлады. Әмма кунакларда да шул ук проблема иде, шуңа күрә командаларның исәбе бер тирәдә барды. Казанлылар бу партияне 25:18 исәбе белән тәмамлады.

Билгеләп үтик, «Динамо-Казан»ның баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов «Динамо-УОР» казанлыларның яшьләр составы өчен чыгыш ясаучы Полина Матвееваны уен мәйданына чыгарды.

Казан командасы өченче партиядә уенны шунда ук үз кулына ала һәм шундый рухта уен ахырына кадәр уйный. Өченче партия 25:17 исәбе белән тәмамланды.

Казан командасы Б төркемендә беренче урынны алды һәм хәзер 13-14 декабрьдә Калининградта узачак «Дүртлек финалы»нда катнашачак. Ришат Гыйлаҗетдинов спортчыларының көндәшләре -  финал хуҗалары «Локомотив» һәм Красноярскиның А төркеме җиңүчесе «Енисей» командасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100