news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Россия чемпионаты ярымфиналында "Уралочка" командасын отты

Ике җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә исәп тигезләнде, хәлиткеч уен Казанда үтә.

(Казан, 25 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионатының ярымфинал сериясенең икенче матчында Түбән Тагилда "Уралочка-НТМК" волейболчыларыннан өстен чыкты – 3:2.

Әлеге уен алты көн элек Казанда узган беренче матчны хәтерләтте. Исегездә булса, ул вакытта беренче ике партиядә җиңү яулаган Казан командасы матчта җиңүне кулдан ычкындырган иде. Ә бүген "Уралочка" кызлары шундый язмышка дучар булды.

Шулай итеп, ике җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядә исәп тигезләнде, хәлиткеч уен Казанда үтә. 

Волейбол. Россия чемпионаты. Ярымфинал. Икенче матч.

"Уралочка-НТМК" – "Динамо-Казан" – 2:3 (25:19, 29:27, 19:25, 20:25, 13:15).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100