news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Польша чемпионын тар-мар итте

Казан командасы үз төркемендә беренче урынга урнашты.

"Динамо-Казан" волейболчылары Польша чемпионын тар-мар итте
Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Чемпионнар лигасы төркем этабының икенче турында Польша чемпионы – “Хемик Полице” командасын отты.

“С” төркемнедәге көндәшләрнең Польшаның Кошалин шәһәрендә узган әлеге очрашуы “Динамо-Казан” файдасына 3-0 (25:17, 25:20, 25:19) исәбенә төгәлләнде. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып Казан командасыннан 17 очко туплаган Ирина Воронкова танылды.

Шунысы да игътибарга лаек: әлеге командалар беренче тур уенын җиңү белән төгәлләнгән иде. Шуңа да үзара очрашуда җиңүгә ирешү нәтиҗәсендә “Динамо-Казан” төркемдә беренче урынга урнашты.

Чемпионнар лигасында чираттагы уенны Казан кызлары үз мәйданында уздыра – 25 гыйнварда Сербиянең “Визура” командсын кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100