news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары плей-оффны уңышлы башлады

Ярымфиналга чыгу өчен әлеге көндәшне тагын бер тапкыр отарга кирәк.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионатының чирекфиналы беренче матчында үз мәйданында Саратовның “Протон” командасын отты – 3:0.

Исегезгә төшерәбез, даими чемпионатны Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре икенче урында төгәлләде һәм җиденче урындагы команда – "Протон" белән очрашачагы билгеле булды. Бу сезонда көндәшләр үзара инде өч мәртәбә очрашты һәм барысында да Казан кызлары өстен чыкты.

Җавап матчы 4 мартта Саратовта уза. Чирекфинал сериясе ике җиңүгә кадәр дәвам итә.

Волейбол. Россия чемпионаты. Чирекфинал. Беренче матч. "Динамо-Казан" (Казан) – "Протон" (Саратов өлкәсе) – 3:0 (25:14, 25:16, 25:18).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100