Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Динамо-Казан" волейболчылары ил чемпионатының ярымфиналына чыкты
Ришат Гыйләҗетдинов, чирек финалдагы көндәшне яхшы белү, уңышка китерде, дип саный.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионаты 1/4 финал раундында Саратов өлкәсенең "Протон" командасын икенче очрашуда да отып, ярымфиналга юлламалы булды.

27 февральдә көндәшләр Казанның "Санкт-Петербург" волейбол үзәгендә беренче очрашуны уздырган иде. Ул вакытта мәйдан хуҗалары ышанычлы рәвештә җиңү яулады – 3:0 (25:14, 25:16, 25:18). Ә плей-оффта көрәш кайсы да булса команданың ике җиңүенә кадәр дәвам итә. Шуңа да Саратов өлкәсе командасының үз тамашачылары алдында аеруча зур җаваплылык һәм тырышлык белән уйнаулары аңлашыла торгандыр.
Әмма осталык һәм тәҗрибә үз ролен уйнады – "Динамо-Казан" кызлары көндәшләренә артык мөмкинлек бирми генә уңышка иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз