news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
"Динамо-Казан" волейболчылары ил чемпионатының финал сериясендә оттырды
Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре чемпионатның көмеш медаленә лаек булды.
Скопировать ссылку
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Фәрит Салихов). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы ил чемпионатының көмеш медаленә лаек булды. Бүген Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре үз мәйданында Мәскәүнең "Динамо" командасына каршы финал сериясенең дүртенче матчында да оттырды – 1:3.
Кичәге өченче матчта Казан кызлары әлеге көндәшен 2:0 исәбе белән отып барып та, җиңүне кулдан ычкындырган һәм 5 партиягә сузылган матчта җиңелү ачысын татыган иде (2:3). Шуңа да "Динамо-Казан" командасының бүгенге матчта һәр ялгышы көндәшләрне "алтын"га якынайтачак иде.
Кызганычка каршы, Казан кызлары бүген бер генә партиядә өстенлеккә иреште. Ә беренче һәм өченче партияләр азагында бәхет Мәскәү кызлары ягында булды. Киеренке әлеге партияләрдән соң дүртенче партиядә "Динамо-Казан" көндәшенә җитди каршылык күрсәтер хәле калмаган иде инде.
Шулай итеп, "Динамо" икенче ел рәттән ил чемпионатының җиңүчесе булып танылды. Узган ел медальсез калган "Динамо-Казан" командасы өчен дә сезон начар булмады – Россия кубогы, Европа волейбол конфедерацияләре кубогыннан соң ил чемпионатында көмеш медаль яуланды.
Волейбол. Россия чемпионаты. Финал. 4 нче матч. "Динамо-Казан" (Казан) – "Динамо" (Мәскәү) – 1:3 (26:28, 25:14, 28:30, 21:25).
Сериядә исәп – 1:3 (3:0, 0:3, 2:3, 1:3).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot