news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Европа турнирының финалына чыкты

Төркиянең "Галатасарай" командасына каршы уенда "алтын сет"ны да тамаша кылырга туры килде.

"Динамо-Казан" волейболчылары Европа турнирының финалына чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы үз мәйданында Истанбулның "Галатасарай" командасын отып, Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларының финалына чыкты.

Төркиядәге беренче матчта Казан кызлары "коры исәп" белән оттырып кайткач (0:3), үз мәйданында 3:0 яисә 3:1 исәбе белән генә оту кирәк иде. Шул очракта гына исәп тигезләнә һәм җиңүчене ачыклау өчен өстәмә партия – "алтын сет" билгеләнәчәк иде. Шулай булып чыкты да: "Динамо-Казан" көндәшенә бернинди мөмкинлек тә калдырмыйча, беренче өч партиядә җиңү яулап, гомуми серияне тигезләп куйды. Бу уңыштан канатланган Казан кызларын "алтын сет"та да туктатырлык түгел иде инде – 15:11. 

Шулай итеп, "Динамо-Казан" командасы ЕКВ кубогының финалына узды. Көндәше – Италиянең "Бусто Арсицио" клубы. Беренче матч 11 апрельдә Казанда, җавап уены 15 апрельдә Италиядә уза. 

Волейбол. ЕКВ кубогы. 1/2 финал. Җавап очрашуы.
"Динамо-Казан" (Казан, Россия) – "Галатасарай" (Истанбул, Төркия) – 3:0 (25:18, 25:20, 25:18), "алтын сет" – 15:11.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100