news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары Европа мәйданында чираттагы җиңүен яулады

Казан кызлары Европа волейбол конфедерациясе кубогы ярышларының ярымфиналына юлламалы булды.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы Европа волейбол конфедерациясе (ЕКВ) кубогының 1/4 финал раундында Сербиянең "Визура" командасын чит мәйданда да отты – 3:0.

Әлеге көндәшен бер атна элек үз мәйданында 3:0 исәбе белән отса да, Казан командасына тынычланырга иртәрәк иде әле. Чөнки әлеге турнирда, Россия чемпионаты плей-оффыннан аермалы буларак, ике җиңүгә кадәр уйналмый, ә җиңүчене ике матч нәтиҗәсе буенча ачыклыйлар. Шуңа да, "Визура"ның үз мәйданында уңышлы чыгышы, серияне "алтын партия"гә кадәр дә китереп җиткерергә мөмкин иде.

Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре уенның андый борылыш алуын теләмәде һәм өч партиядә дә ышанычлы җиңү яулап, серияне үз файдасына төгәлләде. Иң нәтиҗәле уенчы булып 14 очко туплаган Дарья Столярова танылды. Шулай итеп, Казан кызлары турнирның ярымфиналына юлламалы булды. 

ЕКВ кубогы. 1/4 финал раунды. Җавап матчы. "Визура" (Сербия) – "Динамо-Казан" (Россия) – 0:3 (14:25, 16:25, 16:25).

Беренче матч: "Динамо-Казан" – "Визура" – 3:0 (25:8, 25:23, 25:12).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100