news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейболчылары "Енисей" командасын отты

Чемпионат лидерына каршы уен Красноярскида узды.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионатының 4 нче турында Красноярскиның “Енисей” клубыннан өстен чыкты.

Бүген Красноярскида узган әлеге матч Ришат Гыйләҗетдинов җитәкләгән команда файдасына 3-0 (25:22, 25:21, 25:20) исәбенә төгәлләнде.

Шунысы да игътибарга лаек: әлеге очрашуга кадәр “Енисей” кызлары 3 матчта да җиңү яулап, турнир таблицасында беренче урынга урнашкан иде. Бүгенге матчтан соң лидерлыкны Казан командасы үз кулына алды.

Россия чемпионаты кысаларында чираттагы уенны “Динамо-Казан” 14 ноябрьдә кунакта Свердловск өлкәсенең “Уралочка-НТМК” командасына каршы уздыра. Ә аңа кадәр, 1-3 ноябрьдә, Казанда Россия кубогының ярымфинал этабы уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100