news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Динамо-Казан" волейболчылары елның беренче матчында ышанычлы җиңү яулады

Ришат Гыйләҗетдинов җитәкләгән команда чемпионатта беренче урында бара.

"Динамо-Казан" волейболчылары елның беренче матчында ышанычлы җиңү яулады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Россия чемпионатының 12 нче турында Чиләбенең “Динамо-Метар” клубыннан өстен чыкты.

Чиләбедә узган матч Казан кызлары файдасына 3:0 (25:10, 25:19, 25:19) исәбенә төгәлләнде. Бу Ришат Гыйләҗетдинов җитәкләгән команданың 2018 елда уздырган тәүге матчы һәм беренче җиңүе булды. Казан кызларының Россия чемпионатында җиңелүсез сериясе 10 матчка җитте.

12 турдан соң 33 очко туплаган “Динамо-Казан” командасы Россия чемпионатында беренче урында бара.

10 гыйнварда “Динамо-Казан” Чемпионнар лигасы кысаларында Польшада “Хемик Полице” командасы белән очраша.

news_right_1
news_right_2
news_bot