news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Динамо–Казан” волейболчылары “Баскет–холл”да контроль матчлар үткәрә

9–10 октябрь көннәрендә безнең волейболчылар Казанның “Баскет–холл” комплексында “Динамо–Янтарь” командасы белән ике очрашу үткәрә

(Казан, 7 октябрь, “Татар–информ”). 9–10 октябрь көннәрендә “Динамо–Казан” клубы волейболчылары үз мәйданында “Динамо–Янтарь” (Калининград) командасы белән ике контроль матч үткәрә.
Матчлар “Баскет–холл”ның кече аренасында узачак. Җомга көнне уен – 18.00, шимбәдә 16.00 сәгатьтә башлана. Тамашачыларга керү бушлай, дип хәбәр ителә Казан клубы сайтында.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100