news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Динамо-Казан» волейбол клубы Россия чемпионы булды

Карар Бөтенроссия волейбол федерациясе президиумы утырышында кабул ителде.

(Казан, 28 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның «Динамо» волейбол клубы Россия чемпионы булды. Бу хакта Бөтенроссия волейбол федерациясе сайтында игълан ителде.

Бөтенроссия волейбол федерациясе Президиумының читтән торып уздырылган утырышында көн тәртибенә Россия чемпионатын вакытыннан алда тәмамлау мәсьәләсе куелган иде. Урыннар башлангыч этап нәтиҗәләре буенча билгеләнде.

Казан клубы бу сезонда, Новосибирскиның «Локомотив»ын ике очко белән узып, турнир таблицасында беренче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot