news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" волейбол клубы Анастасия Самойленко белән килешү төзеде

Украинада туып, Түбән Камада үскән волейболчы, ниһаять, Татарстан командасы өчен уйный алачак.

(Казан, 22 май, "Татар-информ"). "Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол клубы 26 яшьлек уенчы, үзәк блок куючы позициясендә чыгыш ясаучы Анастасия Самойленко белән бер сезонга килешү төзеде. Бу хакта клубның рәсми сайты җиткерә. Моңа кадәр ул Краснодарның "Динамо" командасы данын яклады.

Анастасия Самойленко (кияүгә чыкканчы – Шляхова) волейбол белән Түбән Камада шөгыльләнә башлый. Украинада туып, Түбән Камада үскән волейболчының моңа кадәр Казан командасы данын яклаганы гына булмады. "Динамо-Казан" клубы җитәкчелеге моны ул вакытта Казанда яшьләр командасы булмау белән бәйләп аңлата.

Шуңа да, 2005 елда Анастасия Самойленконы остазы Уфага илтә һәм волейболчы 7 ел "Уфимочка-УГНТУ" командасы данын яклый. Аннары аның карьерасы "Омичка" һәм Краснодарның "Динамо" командаларында дәвам итә. 

2013 елда Анастасия Самойленко ил җыелмасы составында Европа һәм Казанда узган Универсиадада чемпион булып танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100