news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" туплы хоккей клубына 9 яңа уенчы килде

Яңартылган составны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында тәкъдим иттеләр.

(Казан, 31 август, "Татар-информ", Артур Шипилов). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында "Динамо-Казан" туплы хоккей клубына килгән 9 яңа уенчы тәкъдим ителде.

"Динамо" Физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе урынбасары Салават Гайсин яңа уенчыларны күп алуның сәбәбе турында сөйләде: "Узган сезон команда өчен уңышсыз узды. Команданың бөтенләй түбән төшү яки бөтенләй юкка чыгу куркынычы булды. Барыбер финанслау, комплектлау белән проблемалар, яхшы уенчылар китүе уен сыйфатында чагылмыйча калмады".

Клубта яңа ярымсакчылар - Денис Артюшин, Леонид Бедарев, Егор Егорычев, Роман Козулин, Михаил Тюко, сакчылар - Денис Горячев, Максим Матвеев, Андрей Опарин һәм һөҗүмче Игорь Ларионов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100