news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" командасы Россия кубогының финалына чыкты

Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре хәлиткеч уенны "Енисей" командасына каршы уздыра.

"Динамо-Казан" командасы Россия кубогының финалына чыкты
Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Саратов өлкәсенең “Протон” волейболчыларын отып, Россия кубогының финалына чыкты.

Казанда уза торган “Дүртлек финалы”ның ярымфиналында Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре 3-0 (25:11, 25:14, 25:13) исәбе белән зур өстенлеккә иреште.

Финалда Казан кызлары “Уралочка-НТМК” клубыннан өстен чыккан Красноярскиның “Енисей” командасы белән көч сынашачак.

Финал иртәгә – 24 декабрьдә 16.30 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, 23-24 декабрьдә Казанда хатын-кыз командалар арасында Россия кубогының “Дүртлек финалы” уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100