news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" командасы дүртенче тапкыр Россия кубогын яулады

Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләре әлеге уңышка икенче тапкыр рәттән ирешә.

"Динамо-Казан" командасы дүртенче тапкыр Россия кубогын яулады
Ильнар Тухбатов

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы Красноярскиның “Енисей” волейболчыларын отып, Россия кубогын яулады.

Казанда узган финал очрашуы мәйдан хуҗалары файдасына 3-0 (25:20, 25:18, 25:20) исәбенә төгәлләнде.

Шулай итеп, “Динамо-Казан” үз тарихында дүртенче тапкыр Россия кубогына ия булды. Бу – Ришат Гыйләҗетдинов шәкертләренең икенче ел рәттән әлеге уңышка ирешүе. Моңа кадәр “Динамо-Казан” 2010, 2012 һәм 2016 елларда Кубок яулаган иде.

“Россия кубогын оту туйдырмады әле. Без бик шат – бу сезонда беренче титул яуланды. Зур эш башкарылды. Командама һәм тамашачыларга рәхмәт”, – диде журналистларга “Динамо-Казан” командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов.

Бронза медальне Свердловск өлкәсенең “Уралочка-НТМК” волейболчыларын отып, Саратов өлкәсенең “Протон” командасы яулады.

“Дүртлек финалы”ның иң кыйммәтле уенчысы (MVP) булып “Динамо-Казан” волейболчысы Наталья Маммадова танылды.

Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе – Наталья Малых (“Енисей), иң яхшы туп бәрүче – Мария Фролова (“Енисей”), иң яхшы блок куючы – Анастасия Самойленко, иң яхшы либеро – Екатерина Уланова, иң яхшы бәйләүче уенчы Евгения Старцева (барысы да – “Динамо-Казан”).

Исегезгә төшерәбез, 23-24 декабрьдә Казанда хатын-кыз командалар арасында Россия кубогының “Дүртлек финалы” узды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100