news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" хоккейчылары Россия чемпионаты икенче этабында иң көчлеләр төркеменә эләкте

Турнир 15 гыйнвардан 26 февральгә кадәр үтәчәк, Казан командасы аны кунакта “Уральский Трубник” белән ачачак.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның “Динамо” хоккейчылары туплы хоккей буенча Россия чемпионатының икенче этабында беренче, иң көчлеләр төркеменә эләкте, дип хәбәр итә Россиянең туплы хоккей буенча федерациясе.

Беренче төркемгә беренче этаптагы “А” һәм “В” төркемнәреннән дүртешәр команда эләкте. Казан “Динамо”сы “А” төркемендә дүртенче клуб булды. Татарстан хоккейчылары белән берлектә бу төркемдә Мәскәү “Динамо”сы, Красноярскийның “Енисей”, Хабаровскийның “СКА-Нефтяник”, Иркутскиның “Байкал-Энергия”, Ульяновскийның “Волга”, Первоуральскийның “Уральский трубник” һәм Архангельскийның “Водник” командалары уйнаячак.

Турнир 15 гыйнвардан 26 февральгә кадәр үтәчәк. Казан командасы аны кунакта “Уральский Трубник” белән ачачак. Әйләнештәге турнир нәтиҗәләре буенча беренче төркемнән плей-оффка иң яхшы алты команда чыгачак. Калган икесе икенче төркемнең беренче ике командасы белән Россия чемпионатында калу өчен көрәшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100