news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы Саратовның "Протон"ын җиңде

Казан һәм Саратов кызларының киләсе очрашуы Татарстан башкаласында 27 декабрьдә көтелә.

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). "Динамо-Казан" клубы уенчылары кунакта Саратов "Протон"ын җиңеп кайтып, волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында Супер лиганың беренче әйләнешен тәмамлады. Исәп казанлылар файдасына 3:0 булды, дип хәбәр итә Казан командасының матбугат хезмәте.

Суперлиганың беренче әйләнешендә Казан командасы тугыз уенда 24 очко җыеп, таблицада беренчелекне саклап калды. Якын көндәшләре "Динамо-Мәскәү"дә – 20 балл. "Протон" 10 очкосы белән җиденче урында калды.

Казан һәм Саратов кызларының киләсе очрашуы Татарстан башкаласында 27 декабрьдә көтелә. Командалар Россия Кубогы ярым финалында уйнаячак.

Россия Чемпионаты. 9 нчы тур.

"Протон" – "Динамо-Казан" – 0:3 (22:25, 15:25, 12:25).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100