news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Динамо-Казан" чирәмдәге хоккей командасы Россия чемпионы булып танылды

Казан командасы әлеге уңышка 15 нче тапкыр ирешә.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Икенче финал матчында "Динамо-Электросталь" хоккейчыларыннан өстен чыгып, "Динамо-Казан" чирәмдәге хоккей командасы Россия чемпионы булып танылды. Бу хакта Татарстанның “Динамо” җәмгыяте матбугат хезмәте җиткерде.

Казан командасы үз тарихында әлеге уңышка 15 нче тапкыр ирешә.

Көндәшләрнең финал сериясендәге беренче очрашуы 26 сентябрьдә Мәскәү өлкәсендә булган иде. Ул вакытта “Динамо-Казан” командасы 3:1 исәбе белән өстенлеккә иреште. Ә кичәге уен Казан клубы файдасына 5:3 исәбенә төгәлләнде. 

Чемпионатта өченче урынны Азовның “Тана” командасы яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot