news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Динамо-Казан” чирәм хоккее буенча Евролиганың икенче этабына чыкты

“Динамо-Казан” чирәм хоккее буенча Евролиганың икенче этабына чыкты

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Казанның чирәм хоккее буенча “Динамо” клубы Евролиганың икене төркем этабына чыкты. Кичә старт этабының Гаагада узган икенче очрашуында Араик Маргарян спортчылары “Вена”ны 4:1 исәбе белән отты.

Искәртеп үтәбез, узган җомгада Казан динамочылары Англиянең “Кэннак” командасына 2:1 исәбе белән оттырды. Бер көн соңрак инглизләр шундый ук исәп белән Австрия командасыннан өстен чыкты, шул рәвешчә, якшәмбе очрашуында Евролиганың киләсе этабына юллама язмышы хәл ителде. Җиңү яулап, “Динамо-Казан” Н төркемендә икенче урын һәм көрәшне дәвам итү хокукын алды.

Евролига ярышлары кышкы тәнәфестән соң дәвам итәчәк. Икенче һәм өченче турларны 2008 елның 21-24 мартында уздыру планлаштырыла.

«Динамо-Казан» - ХК «Вена» (Австрия) – 4:1 (1:0).

«Динамо»: Самвел Геворкян (2), Артур Маргарян, Эдик Арутунян.

«Вена»: Петер Прокш.

news_right_1
news_right_2
news_bot