news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Динамо-Казан” өчен яңа елның беренче матчы уңышлы булмады

Казан командасының киләсе уены 8 гыйнварда булачак, үз җирлегендә – 11ендә

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Мәскәү янындагы Красногорск каласында үткәрелгән туплы хоккей буенча Россия чемпионаты матчында Казанның “Динамо” командасы җирле “Зоркий”га 5:9 исәбенә җиңелде.

“Динамо-Казан”ның киләсе уены 8 гыйнвар көнне Түбән Новгородта җирле “Спарта” белән билгеләнгән. Казанда исә динамолылар 11 гыйнварда Первоуральск “Урал Трубнигы”на каршы уйнарга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot