news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Динамо"га оттырып, "Ак Барс" җиңүләр сериясенә нокта куйды

Мәскәүлеләр "Татнефть-арена"да бишенче тапкыр җиңеп, уенны 4:1 исәбенә тәмамлады

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Евгений Семин). Кичә Казанның "Ак Барс" командасы КХЛның даими чемпионатында өй матчында оттырды. "Татнефть-арена" бозында Мәскәү "Динамо"сына 1:4 исәбенә оттырып, "Ак Барс" җиңүләр сериясенә нокта куйды.

"Ак Барс" (Казан) — "Динамо" (Мәскәү) — 1:4 (1:1, 0:2, 0:1). Голлар: 1:0 Мёллер (Никулин, 07:08, күплектә), 1:1 Жердев (Соловьёв, 16:09), 1:2 Будкин (Дугин, 24:38), 1:3 Глазачев (Дугин, 31:49), 1:4 Карсумс (54:31).

Капкачылар: Нильссон — Лазушин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100