news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте – Татарстанның иң яхшы спорт оешмасы булып танылды

Казанда Идел буе спорт, физик культура һәм туризм академиясендә "Ел спортчысы-2016" җиңүчеләрен бүләклиләр.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Бүген Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында уздырылучы "Ел спортчысы-2016" тантанасында "Иҗтимагый спорт оешмасы" номинациясендә җиңүчеләр ачыкланды. Төп приз – Татарстанның "Динамо" физкультура-спорт җәмгыятенә тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы дәвам итә. Өченче тапкыр оештырылучы "Ел спортчысы–2016" бәйгесенә йомгак ясап, республиканың узып баручы ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчыларын, тренерларын һәм спорт журналистларын барлыйлар. Җиңүчеләр алты  –  "Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт", "Иҗтимагый спорт оешмалары", "Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Олимпия өметләре", "Махсус бүләкләр" һәм, әлбәттә, "Ел спортчысы" номинацияләрендә бүләкләнә.

"Уен һәм Олимпиянеке булмаган спорт төрләре" номинациясе җиңүчеләре дә игълан ителде: кул көрәшендә зур уңышларга ирешкән, Европа чемпионы Виктория Воронина, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Габдеҗәлил Сөләймәнов, "Зенит" волейбол командасы һәм "Ак Барс" хоккей командасы җанатарлар төркеме бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot