news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Динамо” белән “Агель” очраша

Казан клубы күчмә матч белән 2014-2015 елгы Чемпионнар лигасының төркемле этабын тәмамлый

  (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). «Динамо-Казан» Чехиянең “Агель” командасына каршы күчмә матч белән 2014-2015 елгы Чемпионнар лигасының төркемле этабын тәмамлый. «Динамо-Казан» командасы турнирның плей-оффына чыгуны тәэмин итте диярлек. Әмма төркемле этап бүген – Чехиянең “Агель” командасы белән очрашудан соң гына тәмамлана.
Чемпионнар лигасының төркемле этабының соңгы алтынчы туры «Агель» (Проштеев, Чехия) һәм «Динамо» (Казан, Россия) командалары арасындагы матч Проштеев шәһәрендә Спорт үзәгендә уза, дип хәбәр итә Казан командасы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot