Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Динамо» җәмгыяте «Динамо-Ак Барс» һәм Сәфәровны Россия чемпионатында җиңү белән котлады
«Динамо» Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте «Динамо-Ак Барс» командасы җитәкчелеген, уенчыларын һәм тренерлар штабын 2025-2026 елгы сезонда хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлады.
Хәбәрне Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка юллаганнар.
«Динамо» җәмгыяте «Динамо Ак Барс» командасы җитәкчелеген, уенчыларын һәм тренерлар штабын 2025-2026 елгы спорт сезонында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән котлый. Сезгә һәм бөтен коллективка алга таба уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!» – дип язылган хәбәрдә.
Хатны «Динамо» җәмгыяте рәисе Анатолий Гулевский имзалаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз