news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динә Хөснетдинованың остазы Заһитова мәктәбе командасына кушылды

Динә Хөснетдинованың остазы Заһитова мәктәбе командасына кушылды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе ачылышына бер ай чамасы вакыт калып бара. Спортчы командасы тренерлар составын сайлый, җирле спорт мәктәпләреннән белгечләрне җәлеп итә.

Проектка беренче булып Казанның «Стрела» спорт мәктәбеннән Надежда Заякина кушылган. Ул аның җитәкчелегендә өчле аксельне үзләштергән, Казанда Гран-при этабында җиңгән Динә Хөснетдинованың остазы буларак билгеле.

Заһитова фигуралы шуучылар әзерләү үзәген булдырырга ниятли. Мәйданы алты мең квадрат метрдан артык булган комплекста боз аренасы, тренировка заллары һәм инфраструктура урнашачак. Спортчылар боздагы элементларны эшкәртә, гомум физик әзерлек белән шөгыльләнә, хореографлар һәм профильле тренерлар белән эшли алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot