news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динә Хөснетдинова: Мин үземнең чыгышымнан 70 процентка канәгать

Динә Хөснетдинова: Мин үземнең чыгышымнан 70 процентка канәгать
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Сикерү буенча Россия чемпионатында икенчеурынны яулаган фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова үзенең чыгышыннан 70 процентка канәгать булуын әйтте. Ул шулай ук катнашучылар арасында ике өчле аксельдән торган секвенция башкарган беренче фигуралы шуучы булырга теләве турында сөйләде.

«Мин чыгышымнан 70 процентка канәгать. Мин үзем өчле аксель сикерергә теләдем. Мондый каскадны берәү дә (ярышларда катнашучы кызлар арасында) сикермәде. Минем бу элементны беренчеләрдән булып башкарасым килде. Моңа озак әзерләнмәдем, сезон азагында тренировкаларда сикереп карадым», - дип сөйләде ул журналистларга. Фигуралы шуучының сүзләрен ТАСС китерә.

«Бу ярышларда урын яулый алуыма бик шатмын. Минем өчен бу – сикерү буенча беренче турнир. Исемлекләрне күргәч бик шатландым. Турнирны бу сезонда барыннан да бигрәк көттем, чөнки монда программаларда күрсәтеп булмый торган гадәти булмаган каскадларны сикерергә була», – дип уртаклашты Динә Хөснетдинова.

Фигуралы шуучы шулай ук һәр раундта дүртле толып сикерергә планлаштырган булуын әйтте. «Ләкин дулкынлану аркасында барысы да пландагыча килеп чыкмады. Дүртле толыпны разминка вакытында яхшы сикердем, аны ярыш бозында сикереп карый алуыма бик шатмын», - диде ул.

Динә Хөснетдинова сикерү буенча Россия чемпионатында икенче урын яулады. Спортчы 119,26 балл җыйды. Җиңүче булган Алиса Двоеглазованың нәтиҗәсе 127,27 балл булды.

16 яшьлек фигуралы шуучы Татарстанның Зәй районында туган. Ул 2025 елда үзен бөтенроссия дәрәҗәсендә көчле спортчы буларак күрсәтте: Казанда узган Гран-при этабында җиңде һәм Магнитогорскида бронза медаль яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot