news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динә Гәрәева Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы урынбасары итеп билгеләнде

Динә Гәрәева Татарстан Мәдәният министрлыгы башлыгы урынбасары итеп билгеләнде
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары итеп Динә Гәрәева билгеләнде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Динә Марат кызы Гәрәева 1985 елның 25 декабрендә Татарстан АССРның Арча районы Арча шәһәрендә (ул вакытта шәһәр тибындагы бистә) туа. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын һәм Казан федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбен тәмамлаган.

Гәрәева төрле елларда мәдәният, медиа һәм инвестицион проектлар өлкәсендә эшләде, «Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре белән җитәкчелек итте, «Татар җыры» фестиваленең башкарма директоры булды, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында концерт программалары белән шөгыльләнде, ТР Мәдәният министрлыгының җыелма анализ һәм мониторинг бүлеген җитәкләде.

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы командасы Динә Марат кызын яңа вазифага билгеләнүе белән котлый һәм нәтиҗәле эш, яңа һөнәри уңышлар, кызыклы проектлар һәм барлык билгеләнгән планнарның тормышка ашуын тели!» - диләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot