news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Динә Гәрәева Мәдәният министрлыгында Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеген җитәкли

Динә Гәрәева Мәдәният министрлыгында Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеген җитәкли
Владимир Васильев/архив

Динә Гәрәева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында рәсми рәвештә эшли башлаган. Министрлыкның рәсми сайты мәгълүматына караганда, ул министрлыкның Җыелма анализ һәм мониторинг бүлеген җитәкли.

Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге Динә Гәрәеваның министрлыкта эшләвенең яңалык булмавын, аның җәй башыннан бирле эшләвен әйтте.

Динә Гәрәеваның 2022 елдан бирле министрлык карамагында булган төрле чараларны оештыру эшендә катнашканлыгы күренде. Әмма ул рәсми рәвештә штатта түгел иде.

  • «Барс-Медиа» компаниясе җитәкчеләренең берсе булган Динә Гәрәева 2022 елның 26 апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар иҗади яшьләре белән очрашуында Мәдәният министрлыгы каршында бердәм продюсерлык үзәге төзү тәкъдиме белән чыккан иде.

Эстрада дөньясын азрак күзәтеп баручылар аны оештыручыларның берсе булган Марат Гәрәевның шау-шулы итеп «Барс-медиа» ширкәтеннән китүен хәтерлидер, шул вакытта аның кызы Динә Гәрәева «Барс Рекордс» үзәгенең үсеше һәм инновацияләре буенча директоры итеп билгеләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100