news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дин вә мәгыйшәт” газетасының чираттагы саны Рамазан аена багышланган

“Дин вә мәгыйшәт” газетасын Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы мәчетләреннән алып укырга мөмкин.

(Казан, 29 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты “Дин вә мәгыйшәт” газетасының май ае саны Изге Рамазан аена багышланган. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матубгат хезмәте хәбәр итте.

Газетада ураза тотуның фазыйләтләре һәм үзенчәлекләре, әлеге айда гыйбадәтләр кылу, сәдакалар бирү һәм “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелгән. Шулай ук Кыямәт көне, яшь мөселман гаиләләренең проблемалары, Коръән-Кәрим шифасы турында мәкаләләр һәм интервьюлар да урын алган.

“Дин вә мәгыйшәт” газетасын Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы мәчетләреннән алып укырга мөмкин.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты өчен басма массакүләм мәгълүмат чараларын тарату өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең басма мәгълүмат чаралары татар һәм рус телләрендә дөнья күрә, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Махсуслашкан “Шура” альманахы – XX гасыр башында нигез салынган уникаль басма, аны чыгара башлау йөз елдан соң “Хозур” нәшрияты тарафыннан торгызылды. Хәзерге вакытта “Шура” Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә кварталга бер тапкыр бастырыла һәм ул республика, Россиянең кайбер төбәк имамнарының өстәл басмасы булып тора, чөнки анда традицион җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар басыла. Альманах битләрендә төп урын хәнәфи мәзһәбен, матуриди гакыйдәсен, татар дини мирасын саклау мәсьәләләренә бирелә.
  • “Дин вә мәгыйшәт” газетасы – шулай ук бай тарихлы басма, ул “Хозур” нәшрияты башлангычы белән икенче тормыш алды. Үз битләрендә татар телендә мөселман өммәте проблемаларын яктыртучы басманы Татарстаннан читтә дә укыйлар. Шундый ук максатлар белән “Умма” газетасы дөнья күрә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100