news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Дин тормыштан аерылмасын”

“Дин тормыштан аерылмасын”

(Ульяновски, 22 декабрь, «Татар-информ», Ләйлә Исламова). Самара өлкәсенең Сызран мәхәлләсе имамы Илгизәр хәзрәтнең эшчәнлеге менә шундый гыйбарәгә нигезләнгән. Аның тирән эчтәлекле вәгазьләре бүгенге катлаулы вәзгыятьтә дә Ислам диненең асылын саклап калуга юнәлдерелгән. Чөнки үз кабыгыңа төренеп кенә яшәргә ярамый, тормыш шуны таләп итә, ди ул.

Әмма дини таләпләрне катылатуның диннән биздерүгә китерүен дә истә тотарга кирәк, ди Илгизәр хәзрәт. Чынлап та, татарга бервакытта да хас булмаган пәрәнҗә, элек-электән халыкның күңелендә һәм гамәлендә сакланып килгән йолаларны инкарь итү, чын динилеккә төрелеп бирелсә дә, файдасыннан зарары күбрәктер. Мәсәлән, мәрхүмнәрнең җидесен, кырыгын уздыруны фаш итүчеләр дә бар, гәрчә мәрхүмнәрне искә алу зур савап булып саналса да.

Илгизәр хәзрәт исә дини генә түгел, дөньяви яктан да тирән белемле. Ул Казан дәүләт университетының Татар теле факультетын тәмамлаган. Халык алдында вәгазь тоту өчен, дини белем генә җитми, ди ул.

Бәлки динебезнең киләчәге нәкъ шундый имамнардадыр. Әлегә мәчетләребездә, күбесенчә, дини йолаларның тышкы формасын үтәү генә игътибар үзәгендә тора. Төп бәхәсләр дә шул тышкы күренеш тирәсендә куба. Диннең асылы бит гыйбадәтнең формасында түгел, ә иманлы булуда. Ә иман дигәне – эчке халәт ул. Шуңа күрә аны күрсәтеп торуның һич тә хаҗәте юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100