news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Динә Майлова: “Биш минут эчендә җиңел акча юнәтергә ниятләүчеләр уяурак булсын иде”

Еш кына кредит оешмаларыннан акча алучылар еллык процент ставкаларының югары булуына зарлана

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Еш кына кредит оешмаларында билгеле бер суммада акча алучылар әҗәтне зур процентлар белән кайтаруга гаҗәпләнеп, моның мошенниклык түгелме икәнлегенә шикләнә. Мондый эчтәлекле шикаятьләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә дә юллана икән. Бүген микрофинанслау проблемалары турында Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында Бөтенроссия кулланучы хокукларын яклау көненә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары Динә Майлова сөйләде.
 Аның әйтүенчә, кулланучылар “5 минут эчендә тиз акчалар”, “5 минут эчендә кредит” һәм башка шундый игъланнар коткысына бирелеп, үзләре дә сизмәстән тозакка эләгә. “Дөрес, мондый җиңел юл белән кесәне калынайту күңелне ымсындыра, тик кулланучылар килешүгә кул куйганчы аның шартлары, процент ставкалары белән җентекләп танышсын иде, нинди адым белән акча юнәтергә җыенуын анык аңласын иде”, - дип ассызыклый Динә Майлова. Ул хәбәр иткәнчә, күптән түгел бер яшь ир-аттан шундый шикаять килеп ирешкән: ул 10 мең акча алган, күпмедер вакыттан соң хастаханәгә эләккән, туганнары бурычка бирүчегә бу акчаны 70 мең сум күләмендә кайтарырга мәҗбүр булган, ләкин әҗәт әле һаман капланып бетмәгән. Еллык ставканың 70 процент дәрәҗәсендә һәм аннан да күбрәк булуын “җиңел акчалардан” башы әйләнгән ир-ат аңламый да калган.
“Без мондый оешмаларга юлны да бикли алмыйбыз, чөнки алар юридик яктан дөрес рәсмиләштерелгән, аларның яшәүгә хокукы бар”, - ди Динә Майлова. Билгеле булганча, микрофинанслау системасыннан банк тарафыннан кредит алу буенча тискәре җавап кабул иткән кешеләр файдалана. “Җиңел акчалар системасына керүчеләр уяурак булсын иде”, - дигән теләктә калды ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot