Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дин һәм гарәп теле олимпиадасы катнашучысы: Гарәп телен белү коткарды
Халыкара Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теленнән олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләүдә Ләйлә Низамова да бар иде. Ул Россия ислам институтының 4нче курсында укый. Лингвистика фәне буенча белем ала, гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә. Моңа кадәр Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган. Ләйлә Низамова олимпиадада катнашуы, гарәп телен өйрәнүе турында тулырак сөйләп алды.
«Мин үзем Мөслим авылыннан. Моңарчы мондый зур дәрәҗәле олимпиадада катнашканым юк иде әле. Россиякүләм олимпиадада катнашканым булды. Минем өчен тест өлеше авыррак, ә инша, сөйләшү һәм бирелгән текстны аңлау – җиңелрәк иде. Бу олимпиадада катнашып, мин төрле илләрдән үземә дуслар таптым. Төрле телләрдә сөйләшәбез, ләкин гарәп телендә аралашкач бер-беребезне аңлыйбыз. Гарәп телен белү коткарды һәм яңа дуслар белән танышырга ярдәм итте», – дип фикерләре белән уртаклашты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Низамова шулай ук киләчәккә уй-фикерләре һәм планнары белән бүлеште.
«Киләчәктә дә ислам дине юнәлеше буенча юлымны дәвам итәсем килә. Тәрҗемәче яки шушындый чараларда катнашырга, аларны оештырырга булышасым килә», – диде әңгәмәдәш.
Олимпиада да Россия төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария һәм Мәскәүне кертеп, 20дән артык югары мөселман уку йорты студентлары белемнәрен сынады. Шулай ук чит дәүләтләрдән студентлары да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз